ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Тикшерү комитеты Казанда үсмернең поезд түбәсенә менү очрагы буенча эше башлады

1 июнь 2017, 16:21

Тикшерү комитеты Казанда үсмернең поезд түбәсенә менү очрагы буенча эше башлады 14 яшьлек малайга, тимер юл составының йөк вагонына менгәч, ток суга.

(Казан, 1 июнь, "Татар-информ"). Тикшерүчеләр Казанның Әмәт станциясендә 14 яшьлек үсмергә ток сугу очрагын тикшерә, дип хәбәр ителә Россия Тикшерү комитетының транспорттагы Идел Буе тикшерү идарәсе рәсми сайтында.

Беренчел мәгълүматлар буенча, кичә кичке тугыздан соң үсмер тимер юл составының йөк вагонына менә һәм шунда аны ток суга. Тәннең күп өлеше пешә, егет Казанның Балалар республика клиник хастаханәсенә китерелә. Хәзер аның тормышы өчен табиблар көрәшә.

Балигъ булмаган үсмер янында аның 15 яшьлек таныш кызы да була. Аңа ток сукмый. Һәлакәт урынында оператив тикшерү төркеме эшли. Хәзерге вакытта барлык булган вакыйганы ачыклау максатыннан тикшерү уздырыла. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Тикшерүчеләр Горький тимер юлына әлеге участоктагы куркынычсызлык чараларын көчәйтү турында хат әзерли. Контрольлек органнарына җәйге каникуллар чорында үсмерләр белән кисәтү эшен артыру кирәклеге хакындагы мәгълүмат җибәреләчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10