ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

31 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

31 май 2017, 21:00

31 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Казанда коррупциягә каршы көрәшәләр, Илфак Шиһаповны соңгы юлга озаттылар, Радик Шәймиев "Рубин" футбол клубы президенты итеп сайланды.

Президент: Безнең бурыч — мөмкин булган барлык ысулларны кулланып,коррупциягә каршы көрәшү/Казанда коррупциягә каршы стандартлар булдыруга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе бара.

Татар халкы һәм киң җәмәгатьчелек Илфак Шиһапов белән хушлашты/Танылган журналист, продюсер кичә Бондаренко урамындагы үз фатирында, урын өстендә вафат булган иде.

Казанның Черек күл паркы брендын татар дизайнеры Илдар Әюпов ясарга мөмкин/Илдар Әюповның “Теория” дизайн агентлыгы “Черек күл” паркы брендын эшләү буенча Бөтенроссия бәйгесенең финалына чыкты.

Андрей Кузьмин һәм Ирек Миннәхмәтов “Игелек территориясе” акциясенә старт бирде/Акция кысаларында Татарстанның танылган кешеләре үз үрнәкләрендә башкаларны да игелекле эшләргә рухландырачак.

Фәрит Мөхәммәтшин яңадан “Татарстан–яңа гасыр” хәрәкәте сәяси советы рәисе итеп сайланды/“Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте сәяси советы рәисе сайлаулары альтернативасыз узды.

Радик Шәймиев "Рубин" футбол клубының яңа президенты итеп сайланды/Бүген клубның Попечительләр советы утырышында Илсур Метшинның әлеге вазифаны калдырып китүе билгеле булды.

Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол командасы баш тренерына бәйле сорауларга җавабын бирде/Клубның яңа җитәкчелегенә баш тренер буларак Корбан Бердыевны Казанга кайтаруны карау тәкъдим ителә.

Татарстанда иртәгә көчле җил һәм яңгыр көтелә/Синоптиклар көндезге сәгатьләрдә һава температурасының +24 градуска кадәр җылыначагын җиткерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10