ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Мәскәүдә давыл нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренә акчалата ярдәм күләме расланды

30 май 2017, 18:00

Мәскәүдә давыл нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренә акчалата ярдәм күләме расланды Һәлак булганнарның туганнары 1 миллион сум, зыян күрүчеләр 500 мең сум күләмендә акча алачак.

(Казань, 30 мая, «Татар-информ»). Мәскәү мэриясе президиумы утырышында кичәге давыл нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә биреләсе акча расланды. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итә.

Һәлак булганнарның туганнары 1 миллион сум, зыян күрүчеләр 500 мең сум күләмендә акча алачак. Ата-аналарының берсен югалткан балаларга ай саен 13 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Моннан тыш, амбулатор шартларда медицина ярдәме күрсәтелгән зыян күрүчеләргә 100 мең сум акча биреләчәк.

Кичә Мәскәү һәм Мәскәү төбәге буенча көчле давыл булды, җилнең тизлеге секундка 28 метрга җиткән. Табигый бәла-каза аркасында 16 кешенең гомере өзелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10