ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Мәскәүдә давыл нәтиҗәсендә 11гә якын кеше һәлак булган

29 май 2017, 19:39 , Фото: соцсети

Мәскәүдә давыл нәтиҗәсендә 11гә якын кеше һәлак булган Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләрнең күбесе авыр хәлдә.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Мәскәүдә көчле давыл нәтиҗәсендә 11 гә якын кеше һәлак булган, дистәгә якын кеше зыян күргән, аларның күбесе авыр хәлдә, диелә RT телекомпаниясе хәбәрендә.

Социаль челтәрләрдә үз күзләре белән давылны күрүчеләр ауган агачлар, зыян күргән машиналар һәм шәһәр инфраструктурасының сафтан чыгуы хакында хәбәр итә. Һава торышы шартларының начараюы сәбәпле Мәскәү җир өсте транспортының хезмәт күрсәтү арасы арткан. Мәскәү янында көчле җил башнялы кранны аударган. Мәскәү өлкәсенең 7,3 мең кешесе электрсыз калган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10