ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чулман елгасының бер утравында аңсыз яткан 72 яшьлек ир-атны коткарганнар

28 май 2017, 12:39

Чулман елгасының бер утравында аңсыз яткан 72 яшьлек ир-атны коткарганнар Вакыйга Алексеевск районы биләмәсендәге бер утрауда булган.

(Казан, 28 май, "Татар-информ). Алексеевск районында коткаручылар табиблар кулына шикәр чире белән авырган сәяхәтчене тапшыра. Ул Чулман елгасындагы утрауларның берсендә аңсыз килеш табыла, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш Идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә кич 112 номеры буенча бердәм ашыгыч коткару хезмәтенә 72 яшьлек ханым шалтырата. Ул иренең утрауда аңын югалтуын һәм бу халәттә инде ярты сәгать ятуын җиткерә.

Коткаручылар аңсыз ирне Лебедино авылы янындагы яр буена алып чыгып, табибларга тапшыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10