ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апас юлларын төзекләндерү эшләре бик тиз бара

27 май 2017, 22:00

Апас юлларын төзекләндерү эшләре бик тиз бара Бер үк вакытта юлчылар юл аша җәяүлеләр чыгу урыннарын да яңарта.

(Апас, 27 май, "Татар-информ", "Йолдыз"Ришат Җамалиев). Апас юлларын төзекләндерү бик тиз бара, дип яза җирле басма. 

Апас юл төзүчеләре Апас Сабантуе тавы юлын төзекләндерүне дәвам итә.

-Хәзер без ремонт эшләрендә бик заманча мини-техника кулланабыз, - ди Рәмис Мусин. -  Юлдагы ярыкларны ямау бик җиңеләйде, асфальты тузган, иңгән урыннарын кырдыруны машиналар башкара, юл тузанын да махсус техника себерә хәзер.

Бер үк вакытта юлчылар юл аша җәяүлеләр чыгу урыннарын да яңарта. Район юлларында, авылларда хәзер шундый махсус җиһазланган илледән артык җәяүле кичүе бар. Аларның унысы янәшәсенә кояш яктысы белән эшли торган светофорлар куелган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10