ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Хәбәрсез югалган дип саналган Татарстан солдаты җәсәден Казанда җирләделәр
Болгар ислам академиясе абитуриентлар җыя
Хрущев белән Брежневка хезмәт күрсәткән шагыйрь Әхмәт Саттарны Мәскәүдә искә алдылар
Р.Миңнеханов: Нефтьчеләр ярдәме белән Татарстан икътисады уңай үсеш темпын саклый
Хаҗга җыенучы мөселманнарны Согуд Гарәбстанындагы инфекцияләр хакында кисәтәләр

Авыл

Тукай районында зона семинар-киңәшмәсе узды

27 май 2017, 03:00

Тукай районында зона семинар-киңәшмәсе узды Семинар барышында Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның азык әзерләүче техниканың тормоз системасынына, руль идарәсененә аерым игътибар бирелде.

(Тукай, 27 май, "Татар-информ", "Якты юл").  Тукай районында семинар Татарстан Республикасының үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков рәислегендә узды, дип яза җирле басма.

Кичә Сәйдәшев исемендәге хуҗалык базасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Көнчыгыш зонага керүче Тукай, Актаныш, Минзәлә, Алабуга, Әгерҗе, Сарман, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы, Бөгелмә районнары бүлекләре башлыклары өчен «Терлек азыгы җыючы үзйөрешле машиналарга техник карап чыгу уздыру кагыйдәләре» темасына семинар-киңәшмә уздырылды.

Семинар барышында Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның азык әзерләүче техниканың тормоз системасынына, руль идарәсененә, тышкы яктырту приборлары төзеклегенә аерым игътибар бирелде.

Очрашу ахырында каладан килгән кунаклар, чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәтләрен әйтте, урыннарда тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек биргән мондый очрашуларның нәтиҗәлеген билгеләп үтте.
 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10