ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Начар күрүчеләр өчен беренче татар синтезаторы Тәлгать Хаматшин тавышы белән сөйли

26 май 2017, 16:27

Начар күрүчеләр өчен беренче татар синтезаторы Тәлгать Хаматшин тавышы белән сөйли Бу синтезаторның аналогы Россиядә генә түгел, ә дөньяда да юк, ди Наил Сәфәргалиев.

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсендә татар телендә беренче һәм бердәнбер сөйләм синтезаторын тәкъдим иттеләр. Бу җайланма текстларны сөйләм теленә әйләндерергә сәләтле.

Әлегә кадәр начар күрүчеләр өчен мөстәкыйль рәвештә интернеттан татарча мәгълүмат алу шартлары юк иде. Хәзер исә алар, электрон документлар белән генә эшләп калмыйча, татар телендә эшли торган сайтлардагы мәгълүмат белән танышу, татар телен өйрәнү, форумнарда һәм чатларда татарча аралашу мөмкинлегенә ия.

Тәкъдим итү чарасы узган китапханә директоры Наил Сәфәргалиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, әлеге проект берничә ел әзерләнгән.

“Компьютерлар барлыкка килүгә, текстларны сөйләмгә әйләндерә торган программалар булдырылды. Әмма татар телендә эшли торган андый җайланма юк иде. Шуңа да китапханәбез әлеге мәсьәләне хәл итәргә алынды. Билгеле инде, бик күп кыенлыкларны чишәргә туры килде. Безгә Казан федераль университеты телчеләре, Чебоксарда яшәүче танылган программист Ольга Яковлева ярдәм итте”, - диде Наил Сәфәргалиев.

Аның сүзләренчә, синтезатор ярдәмендә укып кына түгел, ә текстлар язарга да була. Әгәр дә дөрес хәреф куелмаса яки төшеп калса, ул чагында программа аны төзәтергә куша.

“Бу синтезаторның аналогы Россиядә генә түгел, ә дөньяда да юк. Финляндиядә яшәүче татарлар да, башка илләрдәге милләттәшләребез дә безгә бу уңайдан мөрәҗәгать итте. Хәзер безнең Җир шарында яшәүче барлык татарларның да үз телләрендә синтезатор ярдәмендә уку мөмкинлекләре бар”, - ди китапханә директоры.

Сүз уңаеннан, синтезатор танылган диктор Тәлгать Хаматшин тавышы белән “сөйли”. Киләчәктә программаны андроид платформасына һ.б. сенсорлы җайланмаларга яраклаштырырга планлаштыралар.

Проектның техник ягын тәэмин итүчеләрнең берсе, КФУның филологиядә белем бирү технологияләре һәм мәгълүмати системалары кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Тәвзих Ибраһимов: “Лингвистиканы бик яратып кабул итмиләр. Ул акча китерми генә түгел, аның белән шөгыльләнгән өчен рәхмәт тә ишетмисең. Мондый эш башкарып, кешеләргә ярдәм итеп, мин үземне бәхетле итеп тоям”, - диде.

Тәлгать Хаматшин сентизаторны яздыру кыен булмады, чөнки бу - минем көндәлек эшем, ди. “Мин бу китапханә белән күп еллар — 30 елга якын хезмәттәшлек итәм. Мәктәп укучылары өчен дәреслекләр яздырганым бар. Әдәби китаплар да яздырдым. Тик биредә сүзләрне яздырганда, ничек язылса шулай түгел, ә ничек әйтелә — шулай яздырдык”, - диде.

ТР Дәүләт Советының мәгәриф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев сентизаторны тәкъдим итүне тарихи вакыйга дип атады. “Сезнең китапханәгез, сез башкарган эшләр үзенчәлекле. Сезнең кадәр эшли торган башка китапханәне минем очратканым юк. Наил әфәнде белән нинди шартларда аралашабыз. Аның җаны-тәне белән эшенә бирелеп эшли торган кеше икәне һәрвакыт сизелә, тоела. Ул башы белән дә, йөрәк белән дә уйлый торган кеше”, - диде.

Тәкъдим итү чарасыннан соң, татарча сентизаторны Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе сайтына урнаштырырга вәгъдә бирделәр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10