ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Татар дөньясы

Җиләкле бистәсе нәрсәсе белән үзенчәлекле – экскурсиядән репортаж

26 май 2017, 13:24 , Фото: Салават Камалетдинов

Җиләкле бистәсе нәрсәсе белән үзенчәлекле – экскурсиядән репортаж Экскурсиядә халыкны тарихи объектлар белән таныштырдылар.

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казанның Җиләкле бистәсе буенча тарихи экскурсия уздырды. Гладилов, Смычки, Энгельс, Краснококшайская урамнары буйлап, халык Алафузов фабрикасы, Свешников утары, Котелов йорты, “Бишвакытлы” мәчет, Җиләкле һәм Бишбалта бистәләрен тоташтыра торган Җиләкле күпере һәм башка тарихи объектларны карап йөрде. Борынгы биналар турында Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре Айрат Фәйзрахманов, Рәдиф Кашапов, җәмәгать активисты Артур Тумаков сөйләде. Алар, экскурсиягә җыелган 50 ләп кешенең һәммәсенә ишетелсен өчен, үзләренчә микрофоннарын да хәстәрләп килгәннәр иде. Артур Тумаковның барлык объектларның тарихын нечкәлекләренә кадәр белүенә күпләр мөкиббән булган кебек тоелды. Артур үзе 3 яшеннән үк корылмаларның тарихы белән кызыксынганын, соңгы 3-4 елда бу өлкәдә тыгыз эшчәнлек алып баруын әйтте.

Экскурсия по Ягодной слободе

Ике сәгать вакыт шактый ташландык ишегалларында, шомлырак урыннарда да йөрергә туры килде. Андагы дәү-дәү этләрнең өрүе үзе бер сихрилек өсти иде кебек. Казанның гөрләп торган яңартылган урыннарыннан соң биредә йөрү башка дөньяга китереп ташлаган күк хисләр тудырды.

Экскурсия по Ягодной слободе

“Без моңарчы халыкка билгеле булган Иске, Яңа татар бистәләре, Бишбалта бистәләрендә экскурсия оештырган идек. Ә менә Җиләкле бистәсе турында күпләр белми”, - дип белдерде Рәдиф Кашапов.

Экскурсия по Ягодной слободе

Казанда икенче булып куелган Ленин һәйкәленнән ерак түгел Алафузов фабрикасы бинасын карап чыктык. Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, бу җирлеккә хәзерге вакытта меценат Андрей Петулов тарафыннан яңа сулыш өрелә. “Ул бу биналарны җимерек хәлдән тергезеп килә. Андрей Петулов биредә хәзерге заман мәдәният үзәге җитәкчесе булып тора”, - ди Айрат. Эшмәкәр Андрей Петулов экскурсиядә үзе дә катнашты. Ул халыкка ярты елдан төп ремонт эшләре төгәлләнеп, кышын даими эшли торган күргәзмә, экспозицияләр, түгәрәкләр оештырылачагын әйтте.

Экскурсия по Ягодной слободе

Халыкка Алафузов фабрикасы турында, аңа кадәр Котелов исемле кеше тарафыннан оештырылган сәнәгать оешмалары, шул исәптән, Казан җитен комбинаты турында сөйләделәр. Биредә иң иске йортларның берсе – 18 нче гасыр ахырында төзелгән Котелов йорты урнашкан.

Экскурсия по Ягодной слободе

Белешмә өчен. 19 нчы гасырның икенче яртысында Бишбалта бистәсенең чын хуҗасы сәүдәгәр һәм сәнәгать хезмәткәре Иван Алафузов (1837-1891) була. Ул вакытта суднолар йөреше үсеше Иделне Россиянең төп сәүдә артерияләренең берсенә әйләндерә, ә Казан бу елларда Россия сәнәгать үзәкләре унлыгына керә. Иван Алафузов, җирле сәүдәгәрләр арасында беренчеләрдән булып, үзәкләштерелгән җитештерүнең отышлы якларын аңлый, шуңа күрә вак тире-күн предприятиеләрен сатып алып, алардан үзенең сәнәгый империясен төзи башлый. Нәкъ менә Алафузов эшчәнлеге нәтиҗәсендә, Бишбалта бистәсе һәм аңа якын районнарның сәнәгате чәчәк ата башлый.

Экскурсия по Ягодной слободе

Айрат Фәйзрахманов Энгельс урамы, 1 нче йорт адресы буенча (Аркылы-Базар урамы белән кисешкән урында) тарихчы, академик Миркасыйм Усмановның 1960 еллардан 2002 елларга кадәр яшәгән йортын күрсәтте. Биредә шулай ук галимнең кызы профессор Диләрә Усманова туганын әйтте. “Биредә мемориаль музей-йорт булдыру идеясе бар иде. Ни кызганыч, җәмәгатьчелек бу сорауны күтәрүгә ирешә алмады”, - диде Айрат Фәйзрахманов.

Экскурсия по Ягодной слободе

Соцшәһәр дигән архитектур комплекс монда да булган. Айрат Фәйзрахманов монда, нигездә, эшче халык яшәгәнен, ягъни эшчеләр өчен аерым бер киңлек булуын билгеләп узды. Биредәге Смычки урамы шәһәр һәм авыл өлешләрен аерып торганын белдерде. Ул Смычки, Слободская урамнарында төзелгән бер, ике катлы агач йортлар сүттереләчәген әйтте. Айрат Фәйзрахманов 2016 елда азагында узган җәмәгать тыңлауларында бу урамнарда биш, тугыз катлы йортлар төзелү турында карары кабул ителгәнен билгеләп үтте.

Экскурсия по Ягодной слободе

Алга таба экскурсоводлар халыкны Гладилов урамындагы Алафузов театры бинасы янына озатты. Барышлый, “Алмагачкай” 4 нче ясле бакчасы бинасын карап уздылар. Алафузов театры Алафузов сарае буларак та билгеле. Бу бинада Г. Кариев Яшь тамашачы театры эшләгән булса, хәзер анда “Созвездие-Йолдызлык” фестивале хәрәкәте эшчәнлеген алып бара.

Экскурсия по Ягодной слободе

Белешмә өчен. Алафузов сарае 1898-1900 елларда төзелгән. Ул эшчеләр өчен училище буларак калкып чыккан. Биредә эшчеләр китапханәгә йөрер, лекциядзр тыңлар дип ниятләнелгән булган. Училище каршында халык театры, түгәрәкләр оештырылган. Анда йөрүчеләр сәхнәдә дөнья репертуарының иң яхшы пьесаларын уйнаган. Театр түгәрәге эшчеләргә аеруча ошаган, шуңа күрә соңрак аны Алафузов театры дип йөртә башлаганнар.

Экскурсия по Ягодной слободе

Алга таба экускурсиядә катнашучылар “Бишвакытлы” мәчете янында тукталды. Ул инкыйлабка кадәр төзелгән һәм бүген сакланып калган бердәнбер агач мәчет буларак билгеле. Ул Алафузов фабрикаларына карый торган мәчет булган.

Экскурсия по Ягодной слободе

Мәскәүдән кунакка кайткан Сергей Дубонос үзенең тормыш иптәше Галина, коляскадагы кечкенә баласы белән махсус шушы экскурсиядә катнашу өчен килгәннәр. “Казанның яңа өлешен генә түгел, бөтенләй үзгә борынгы Казанны күрәсебез килде. Элек татарлар һәм русларның нинди йортларда яшәгәне белән танышу кызык”, - ди алар.

Экскурсия по Ягодной слободе

Экскурсовод Екатерина Ильина экскурсиягә  белемен баету өчен килгәнлеген әйтте. “Монда ишеткәннәр, бәлки, эшемдә кирәк булыр дип килдем. Берничә кызыклы фактны белдем. Бу мәгълүматларны кулланырга мөмкин, халыкка бу кызыклы булыр дип уйлыйм”, - ди ул.

Экскурсия по Ягодной слободе

Казанның Мәскәү районында яшәүче Ирина Бывшева экскурсия турында радиодан ишеткән. Аннары Интернеттан да шушы экскурсия турында мәгълүмат табып, хәбәрнең дөреслегенә инанган. “Мин мондый тарихи нәрсәләр белән кызыксынам, шуңа килдем”, - ди ул.

Җиләкле бистәсенең татар тарихыннан 10 фактны билгеләп узарга була:

1. Казан ханлыгы вакытында ук бу җирләрне "Җиләкле" дип атаганнар. Җиләкле алан, Җиләкле тау дигән урыннар булган. Авыл да булган.

2. Алафузов фабрикаларында һәрвакыт күпләп татарлар эшләгән. 1916 елда якынча 3 мең татар хезмәт куйган (Казанда барлыгы якынча 20 мең татар яшәгән).

3. Авылы-авылы белән килеп эшләгәннәр. Мәсәлән, монда Айшиаз авылының ирләре күпләп эшләгән булуы мәгълүм. Эшче-татарлар Бишбалта бистәсендә һәм Җиләкле бистәсенең Царевококшайск урамында яшәгәннәр.

4. Халык училищесында берничә татар сыйныфы эшләп килгән.

5. Әлеге уку йортында Гафур Коләхмәтов укыткан. Гади халыкның ачы тормышы турында язулар, бәлки, нәкъ Җиләкледән алынгандыр.

6. 1897-1930 елларда "Бишвакытлы" дип исемләнгән мәчет эшләгән. Имамы - Кулаткыда туган, "Әмирхания"дә укыган Хисаметдин Ягъфәров. Хәзер бу мәчет шәһәребездә бердәнбер тарихи агач мәчет булып тора.

7. 1911 елда монда җәдиди мәдрәсә эшли башлаган. Елына 40 шәкерт укыган. Кызлар өчен башлангыч мәктәп оештырылган.

8. Озак еллар Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры Гладилов урамында урнашкан булган. Хәзер бу бинада "Йолдызлык" фестивале үзәге урнаша.

9. Аркылы-Базар урамында Миркасыйм Усманов һәм Диләрә Усманова яшәгән булганнар.

10. Хәзерге Алафузов фабрикасында татар яшьләренең музыка концертлары уза.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10