ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Медведев Казан ратушасына БДБ илләре башлыклары советы утырышында катнашырга килде

26 май 2017, 13:08 , Фото: tatarstan.ru

Медведев Казан ратушасына БДБ илләре башлыклары советы утырышында катнашырга килде Россия Премьер-министрын Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле һәм Татарстан Президенты озатып йөри.

(Казан, 26 май, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия Премьер-министрын Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатуында Казан ратушасына килде.

Казан ратушасында бүген БДБ илләре башлыклары советы утырышы уза. Әлеге чарада катнашучылар Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре арасында үзара хезмәттәшлекне үстерү буенча фикер алышачаклар. Шул исәптән, атом энергиясен тыныч максатларда куллану, контрафакт продукцияне җитештерүгә һәм таратуга каршы эшчәнлек, интеллектуаль милек, шулай ук геодезия һәм картографияне саклау буенча килешүләр турында да сүз барачак.

Искәртеп үтик, Дмитрий Медведев кичә ике көнлек эш сәфәре белән Татарстан башкаласына килде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10