ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Балтачта 52нче мәртәбә «Дуслык учагы-2017» слет-фестивале үткәрелде

26 май 2017, 00:00

Балтачта 52нче мәртәбә «Дуслык учагы-2017» слет-фестивале үткәрелде Слет пионер оешмасы төзелүгә – 95 ел, Татарстан автономияле республикасы төзелүгә–100 ел, Россиядә һәм Татарстанда Экология елы үткәрелүгә багышланды.

(Балтач, 26 май, "Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Фәйзрахманова). Балтачта 52нче мәртәбә «Дуслык учагы-2017» слет-фестивале үткәрелде. Ярты гасыр чиген үтеп киткән, өч республиканы бердәм иткән әлеге чара үз тарихында беренче тапкыр өч район башлыгы катнашында узды. Катнашучылар арасында шулай ук Мари Иле Республикасы Мари-төрек районы, Киров өлкәсе Малмыж районы, Татарстан Республикасы Балтач районы укучылары, өлкәннәр, ТРның Мәгариф министрлыгы вәкилләре, мәгариф идарәсе җитәкчеләре дә бар иде. Алар һәркайсы балалар күңеленнән ташып торган бәйрәм рухын эләктереп алып, үзләре дә балалар белән рәхәтләнеп биеде, күңел ачты, дип яза район басмасы.

Республика аерым төркемнәргә бүленеп берләшкәнче, көне дә ничектер моңсу булып тоелды. Болай да саранланып кына кояш җылысын биргән яз бер мәлдә аланчыкны нурга күмде, чөнки балалар берләшеп, чараның төп өлешен башлап җибәрделәр. Дөрес, баштагы этапларда командалар пассиврак булса, бер-берсеннән читенсенсә дә, тора-бара әлеге хисләр бердәмлеккә әйләнеп, бербөтен команда өчен җан атуга тиңләште. Күңелле иде балалар артыннан күзәтергә, алар бит бөтен әйберне дә сизә, күңеленә якын кабул итә. Мари балалары татарча я булмаса удмуртча сыздырып биесә, татарлар башка милләт биюләрен тел-теш тидермәслек итеп башкарды. Ә инде төрле милләт ризыкларын алар бертөсле — бик яратып һәм кызыксынып кабул итте.

Слет-фестиваль һәр елны нинди дә булса истәлекле вакыйгага атап әзерләнә, быелгысы исә, Пионер оешмасы төзелүгә – 95 ел, Татарстан автономияле республикасы төзелүгә –100 ел, Россиядә һәм Татарстанда Экология елы үткәрелүгә багышланды. Шул уңайдан катнашучылар өчен күп кенә кызыклы тукталышлар да оештырылган иде. Мәсәлән, экология буенча кызыклы мәгълүмат кына биреп калмыйча, аны практик өлештә раслап та күрсәтсәләр, икенче берендә экология темасына кул эшләре ясау мастер-классы үткәрделәр. Пионерия станциясендә пионер җырлары, пионер тарихы, герой пионерларны искә төшерделәр. Татарстан белән бәйле геройлар белән таныштырдылар. Балтач гимназиясе үз тукталышында бөтен бөек шәхесләрне җыйган иде, мондагы тарихи персонажларны һәркем кызыксынып күзәтте, аларның сорауларына җаваплар табарга тырышты. Үз чиратында Рамил Рашитовичның районыбызның данлыклы кешеләре кайсы авылларда туган соң дигән сорауларына төгәл җавап табу җиңел булмады. - Читтәге бөек кешеләр биографиясен түгел, ә үзегезнекеләрне тирәнтен өйрәнегез, дигән теләген ирештерде районыбыз башлыгы.
Икенче өлештә күтәренке кәеф белән туристик уеннар башланып китте. Ул фронтка китү сызыгыннан старт алды. Урман эчендә үткәрелгән әлеге этапта балалар төтен арасыннан алгы сызыкны чамалап дошманга күренмичә шуышырга да, төгәл атарга да, фашист танкларын шартлатырга да, беренчел ярдәм күрсәтергә дә, миналарга эләкмичә исән калырга да тиешләр иде. Бердәм булып уеннарда катнашу балаларны тагын да дуслаштырды, берләштерде. Әлеге минутларда мине аларның белемле, тапкыр, җитез булулары һәм шул чаклы туризм белән кызыксынулары сокландырды.

Ниһаять, дулкынландырган мизгел дә килеп җитте. Учак тирәсенә җыелып, 52нче тапкыр «Дуслык учагы» кабызылды. Ул балаларның күңелләрен ялкынландырып, дәртләндереп дөрләп янды. Халыклар дуслыгы да менә шул учак кебек җылы, якты булсын, илебез күге аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын, алдагы елларда да күрешүләр насыйп булсын дигән теләкләр белән саубуллашып һәркем үз иленә юл алды, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10