ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда эшсез гражданнар үз бизнесын булдыруга субсидиягә өмет итә ала

25 май 2017, 15:48

Казанда эшсез гражданнар үз бизнесын булдыруга субсидиягә өмет итә ала Бизнес-план якланганнан соң, эшсез граждан дәүләттән 117 600 сум субсидиягә дәгъва кыла. Мәшгульлек үзәкләре аларны ике елга контрольгә ала.

(Казан, 25 май,  “Татар-информ", Чулпан Шакирова). Казанда эшсез гражданнарга теге яки бу өлкәдә эш башлау, аның өчен дәүләттән субсидия алу каралган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин хәбәр итте. Моның өчен эшсез гражданнарга үз проектларын тормышка ашыруда оештыру-консультация хезмәтләре дәвам итә. Ул халыкны эш белән тәэмин итү программасы кысаларында башкарыла.

Исегезгә төшерәбез, әлеге проект март аенда башланды. Бу – башкаланың мәшгульлек үзәкләре һәм Казан федераль университетының кече бизнес субъектлары әзерләүнең сыйфатын күтәрүдә уртак проекты.

Әлеге программа нигезендә, мәшгульлек үзәкләренә рәсми рәвештә теркәлгән эшсез гражданнар эксперт комиссиясенә бизнес-план тәкъдим итәргә хаклы. Хезмәтләре уңай яктан бәяләнсә, булачак эшмәкәр дәүләттән 117 600 сум күләмендә субсидия ала.

“Эшмәкәрлектә бизнес-проектлау” темасына узган семинарда 13 кеше катнашкан. Алар үз эшләрен эксперт комиссиясендә дәгъвалый. Һәр катнашучыга бизнес-план язу буенча методик күрсәтмәләр бирелгән. Алга таба аларны эшмәкәрлек оештыруның хокукый нигезләре дәресе, үз проектларын яклау буенча тренинглар көтә.

Комиссия каршында бизнес-планны уңышлы яклап чыккан гражданны мәшгульлек үзәкләре ике ел контрольдә тотачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10