ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Төбәкләргә мәктәп автобуслары һәм ашыгыч ярдәм машиналары өчен акча бүлеп бирелә

25 май 2017, 07:24

Төбәкләргә мәктәп автобуслары һәм ашыгыч ярдәм машиналары өчен акча бүлеп бирелә Россия Хөкүмәте тарафыннан әлеге максатларда 6 миллиард сум акча каралган.

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте үз резерф фондыннан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына төбәкләргә 1 мең ашыгыч ярдәм машинасы һәм 1,5 мең мәктәп автобусы сатып алу өчен 6 миллиард сум акча бүлеп биргән. Шул хактагы карар бүген Россия Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган, дип хәбәр итә ТАСС.

"Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына төбәкләргә 1 меңнән дә ким булмаган ашыгыч ярдәм машинасы һәм 1,5 меңләп мәктәп автобусы сатып алу өчен хөкүмәтнең резерв фондыннан  6 миллиард сум акча бүлеп бирелә", – диелә документта.
 
Әлеге акча 2017 елда Россия Федерациясенең социаль-иктисади тотрыклы үсешен булдыру максатындагы чараларны тормышка ашыру кысаларында бирелә. Исегездә булса, илнең Премьер-министры Дмитрий Медведев хөкүмәтнең мәктәп автобуслары һәм ашыгыч ярдәм машиналары өчен 6 миллиард сум акча бүлеп бирү планнары хакында узган атнада җиткергән иде инде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10