ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Апаста балалар Сабан туена бүләк җыялар

25 май 2017, 04:00

Апаста балалар Сабан туена бүләк җыялар Бүләк җыю йоласы Каратун һәм Иске Йомралы авылларында да узачак.

(Апас, 25 май, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләйлә Шиһабиева). 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан район башлыгы тәкъдиме белән ел саен балалар өчен Сабан туе уза. Әлеге зур чара алдыннан балалар элеккеге гореф-гадәтләрне яңартып йорттан-йортка кереп бүләк җыйдылар, дип яза район газетасы.

Кичке Апас урамнары балаларның шат авазларына, гармун-тальян моңнарына күмелде. Бизәлгән нәни пони да әлеге күренешнең бизәге иде. Милли киемнәрдән киенгән укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре очраган һәркемне киләчәк бәйрәмнәр белән тәбрик итеп, Сабантуйга чакырдылар. Хуҗа-хуҗабикәләр исә сөенеп каршы алды, изге теләкләре аша бүләген бирде.

- Гармун тавышы ишетүгә яшьлегем искә төшә. Оныкларым өчен шатмын. Аларга мөмкинлекләр дә, игътибар да зур, - диде хезмәт ветераны Роза апа Газимова.

Бүләк җыю йоласына “Сәләт” балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүчеләр белән беррәттән Апас урта мәктәбенең Рания Гомәрова җитәкчелегендәге 5 класс укучылары да кушылды.

- Укучылар йолаларны, гореф-гадәтләрне белеп, күреп үсәләр. Сабантуйда да халык уеннарында теләп катнашалар. Кичебез бик күңелле узды, - диде укытучы Рания Гомәрова.

Бүләк җыю йоласы Каратун һәм Иске Йомралы авылларында да узачак,  диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10