ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлки районында бөртекле культураларны чәчү төгәлләнде

24 май 2017, 23:00

Әлки районында бөртекле культураларны чәчү төгәлләнде Район башлыгы Александр Никошин язгы чәчүдә бик әйбәт эшләүче Алексей Балянинны басуга барып хезмәт уңышлары белән котлады.

(Әлки, 24 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районында иртә культуралар чәчү төгәлләнде. 22 майга игенчеләребез 48 мең 224 гектарда чәчү эшләре башкардылар. Бу барлык чәчеләсе мәйданнарның 97 проценты дигән сүз. Механизаторлар тиздән соңгы культуралар чәчүгә керешәчәк, дип яза район газетасы.

Быелгы чагыштырмача суык килгән язны белгечләр мул уңышка юрыйлар. Басулардагы дым запасы җир куенына салынган орлыкларга бердәм булып шытарга яхшы этәргеч бирә. Районда бөртеклеләр, май культуралары (рапс, көнбагыш) чәчү тулысы белән төгәлләнде. Хәзер соңгы культуралардан 270 гектарда тары һәм 300 гектарда карабодай чәчәсе калып бара.

Чәчү эшләреннән бушаган тракторлар пар җирләрен эшкәртүдә, чүп үләннәренә каршы көрәшүдә файдаланыла.

Районда 17 мең гектарга якын мәйданда чүп үләннәренә каршы химик эшкәртү үткәрелде. Шуның 8700 гектары – уҗым культуралары. “Кызыл Шәрык-Агро” хуҗалыклары чүп үләннәре күренә башлаган уҗымнарны гына эшкәртсә, “Хузангай” җәмгыяте барлык көзге культуралар басуларына гербицидлар сиптереп чыкты. Моннан тыш, 4800 гектар көнбагыш, 2300 гектар кукуруз һәм 900 гектарда рапс чәчелгән басуларда чүп үләннәренә каршы чаралар башкарылды.

Бу атнаның дүшәмбесендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән видеокиңәшмәдә Әлки районында язгы кыр эшләренең сыйфатлы башкарылуы хакында әйтелде. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Хузангай” җәмгыятендә кыр эшләрендә К-701 тракторларының өстәмә көпчәкләр белән файдаланылуын мактап телгә алды, башкаларга үрнәк итеп куйды.

Чынлап та, “Хузангай”лылар үзләренең ике дистә К-701 тракторларын сабан эшләрендә өстәмә көпчәкләр куеп файдаландылар. Нәтиҗәдә дымлы басуларда буразналар калмады дигән сүз. Чәчү сыйфатлы башкарылды, үсентеләр бердәм, куе шытым бирәләр.

“Тяминов” крестьян-фермер хуҗалыгында бәрәңге утырту эшләре дәвам итә. Әлеге хуҗалык быел 55 гектарда (былтыр 50 гектар иде) бәрәңге үстерәчәк. Шуның 40 гектарында бәрәңге утыртылган.

Район башлыгы Александр Никошин язгы чәчүдә бик әйбәт эшләүче Алексей Балянинны басуга барып хезмәт уңышлары белән котлады. Кыр батырына ул Мактау грамотасы һәм акчалата бүләк тапшырды.

Демидовка егете Алексей Балянин – “Кызыл Шәрык-Агро”ның Үзәк Әлки филиалы алдынгы механизаторы. Соңгы 11 елда ул куәтле “Нью-Холланд” тракторын иярли. Бу язда Алексей 800 гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарган. Ә иртә яздан тырмалауда, культивацияләүдә хезмәт куйган. Соңгы көннәрдә Алексей “Карга” отряды басуында культивацияләүдә эшли.

Александр Никошин тырыш механизаторның кулын кысып хезмәт уңышлары белән тәбрикләгәндә:

–Алексей Николаевич, без Сезнең намуслы эшегезне һәр елны башкаларга үрнәк итеп куябыз. Район авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәт Сезгә. Чын ихластан үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхетле матур тормыш телим,–диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10