ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

23 май 2017, 21:00

23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Республика ифтарының вакыты һәм урыны үзгәрде, Казанда соңгы кыңгырау яңгырады, "Татар-информ" журналистлары бүләкләнде, көрәшчеләр Парижга китте.

Татарстан Президенты Siemens AG компаниясе башлыгы белән уртак проектлар хакында сөйләште/Ике арада хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Татарстан Президенты Siemens AG компаниясе башлыгы белән уртак проектлар хакында сөйләште

Путин Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Феофанга “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды/Алар әлеге бүләккә милләтара тынычлыкны ныгытуга керткән хезмәтләре өчен лаек булды

Путин Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Феофанга “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды

Татарстанда шәхси хуҗалыкларда кош гриппы буенча карантин июньгә кадәр дәвам итәчәк/Лаеш кош фабрикасында карантин иң яхшы очракта җәйнең беренче ай ахырында бетерелер дип көтелә.

Татарстанда шәхси хуҗалыкларда кош гриппы буенча карантин июньгә кадәр дәвам итәчәк

V Республика ифтары 15 июньдә Казан теннис академиясендә узачак/Бу көнне бирегә 10 000 мөселман килүе ниятләнә.

V Республика ифтары 15 июньдә Казан теннис академиясендә узачак

Биш мең Казан укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады/Махсус кунак буларак, Мәскәүдән килгән “Пицца” музыкаль төркеме чыгыш ясады.

Биш мең Казан укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады

"Татар-информ" журналистлары "Татмедиа" агентлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды/Рәхмәт хатларын "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов тапшырды.

"Үз юлым – своя строка" иҗади конкурс-лабораториясенең җиңүчеләре билгеле/Яшь иҗатчыларны танылган язучылар котлады.

Синоптиклар көннәрнең җылынуын фаразлый/Иртәгә максималь һава температурасы +15..+20 градуска җитәр дип көтелә.

Синоптиклар көннәрнең җылынуын фаразлый

Татарстан көрәшчеләре халыкара турнирда катнашу өчен Парижга китте/Сабан туе кысаларында уздырыла торган турнирда Россия данын 3 көрәшче яклый.

Татарстан көрәшчеләре халыкара турнирда катнашу өчен Парижга китте


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10