ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан көрәшчеләре халыкара турнирда катнашу өчен Парижга китте

23 май 2017, 19:54

Татарстан көрәшчеләре халыкара турнирда катнашу өчен Парижга китте Сабан туе кысаларында уздырыла торган турнирда Россия данын 3 көрәшче яклый.

(Казан, 23 май, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Иртәгә Парижда көрәш буенча халыкара турнир старт ала. Ул 24-25 май көннәрендә милли бәйрәм – Сабан туе кысаларында уздырыла. Марс кырында узачак татар халкының мәдәниятен һәм тарихын чагылдырган бәйрәм меңләгән кунакны үзенә җыяр, дип көтелә. 

Бәйрәм уңаеннан уздырыла торган көрәш буенча халыкара турнирны Россия һәм Халыкара көрәш федерацияләре оештыра. Көрәшчеләр 70, 90 һәм 90 килограммнан югары үлчәү авырлыгында оештырыла. Анда катнашырга 13 ил вәкиле теләк белдергән инде.

Россия данын Татарстан көрәшчеләре – Ильмир Төхвәтуллин (Яңа Савин районы), Раил Нургалиев (Теләче) һәм Башкортстаннан, соңгы елларда республика ярышларында Теләче районы өчен бил алышучы Артур Зөлкәрнәев яклый.

Татарстаннан көрәшчеләр һәм хөкемдарлар төркеме Парижга бүген барып урнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10