ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Айсылу Лерон: Инвалид энемне, кеше куркытып йөри дип, сәүдә үзәгеннән куып чыгардылар

23 май 2017, 14:07

Айсылу Лерон: Инвалид энемне, кеше куркытып йөри дип, сәүдә үзәгеннән куып чыгардылар Бәхтияр - тумыштан инвалид һәм шул сәбәпле үсеш дәрәҗәсендә калыша.

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Алёна Низамова). Ди-джей, журналист Айсылу Лерон (шагыйрь Ләбиб Леронның кызы) тумыштан инвалид энесе Бәхтиярне сәүдә йортыннан куып чыгарулары хакында хәбәр итте.

«Бәхтияр сөйләшми һәм акыл үсеше дәрәҗәсе ягыннан бик калыша. Кырыйдан карап торганда сәеррәк тоелса да, ике метр буйлы энем беркемне рәнҗетергә дә, яманлык кылырга да сәләтле түгел. Аның акыл дәрәҗәсе бер яшьлек сабыйларныкы кебек”, - дип сөйләде энесе турында Айсылу Лерон.

Айсылу кечкенә кызы һәм Бәхтияр белән «Парк Хаус» сәүдә үзәгенә азык-төлек алырга килә. «Башка вакытларда кибетләргә барганда безнең белән җитәкләшеп йөрмәсә дә, бераз читтәрәк йөри, бездән бер дә калганы юк иде. Мин шуңа гадәтләнгән, ерак китми дигән уй белән йөрдем. Кассада акча түләгәндә, биш минут тирәсе аны күрми тордым. Бераздан Бәхтиярне эзли башласам, юкка чыккан. Каршыга очраган кешеләр аны сәүдә үзәгеннән сакчылар чыгарып җибәрүе турында әйтте. Инвалид кешеләргә шундый мөгамәлә бездә», - диде Айсылу Лерон.

Айсылу мәгълүмат үзәгенә килеп: "Минем энем кайда? Аны кем алып китте?!" - дип даулый башлагач, аңа: "Без аны чыгарып җибәрдек, чөнки ул сатып алучыларны куркыта", - дип җавап биргәннәрен әйтте. 

"Татар-информ" хәбәрчесе, әлеге хәлгә ачыклык кертүне сорап, сәүдә үзәгенә шалтыратты. Сәүдә йортының Мәскәүдәге матбугат сәркатибе, килеп чыккан аңлашылмаучанлык турында белешергә вәгъдә итте. Лероннар гаиләсе гаммәви гафу үтенүне сораган очракта, сәүдә үзәге гафу үтенәчәк, дип белдерде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10