ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Тукайлылар республика ифтар мәҗлесендә катнашачак

23 май 2017, 09:00

Тукайлылар республика ифтар мәҗлесендә катнашачак Авыз ачу мәҗлесен башкаланың Үзәк стадионында үткәрү планлаштырыла.

(Тукай, 23 май, "Татар-информ", "Якты юл"). 27 майда Казанда V республика ифтар мәҗлесе үткәреләчәк. Анда Тукай районыннан имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт Харрасов җитәкчелегендә 10 кеше катнашыр дип көтелә, дип яза җирле басма.

Авыз ачу мәҗлесен башкаланың Үзәк стадионында үткәрү планлаштырыла. Әйтергә кирәк, бу чара елдан-ел колачын киңәйтә бара. Узган ел ифтарда 10 мең кеше катнашса, быел бу сан 15 меңгә җитәр дип көтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10