ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле
Лениногорскида “Трактор-тагылма” операциясе башланды
17 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять, Төп яңалыклар

22 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

22 май 2017, 21:00

22 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Фәрит Мөхәммәтшин 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, язгы кыр эшләре азагына якынлаша, җәйнең нинди булачагы билгеле, "Рубин" футболчылары – җыелмада.

Татарстан Президентына Казанда төнге мэр вазифасын булдырырга тәкъдим иттеләр/Мондый тәкъдимне республика башлыгы белән очрашуда креатив индустрия вәкилләре җиткерде.

Фәрит Мөхәммәтшин бүген 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә/1998 елдан алып, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазифасын башкара.

Татарстанда язгы кыр эшләре 97 процентка төгәлләнгән/Марат Әхмәтов сүзләренчә, тулаем алганда, язгы чәчү кампаниясе республикада оешкан төстә үтә.

Казанда коену сезоны 1 июньдә ачыла/Казан халкы һәм башкала кунаклары шәһәрнең 7 пляжында ял итә алачак.

Татагропромбанк банкрот дип танылган/Татарстан Арбитраж суды Үзәк Банкның Татагропромбанкны банкротлыкка чыгару дәгъвасын канәгатьләндергән.

Тверь мөселманнарына яңа мәчет салырга җир бирмиләр/Тверь мәчете имам-хатыйбы ярдәмчесе әйтүенчә, зират булмау сәбәпле, мөселманнарны христианнар белән бер зиратта җирлиләр.

Җәйнең нинди булачагы мәгълүм булды/Тик белгечләр әлегә фаразларын гына җиткерә.

Рафыйк Таҗетдинов үләргә тиеш түгел иде, абайлап бетермәгәндер – хезмәттәшләре/Татар җәмәгатьчелеге Рафыйк Таҗетдиновны соңгы юлга озатты.

"Рубин" командасының ике футболчысы ил җыелмасы белән Австриягә җыеннарга бара/Конфедерацияләр кубогында катнашачак ил җыелмасының составы 7 июньгә кадәр билгеле булырга тиеш.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10