ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тукай районының хезмәт каһарманы - Нигъмәтулла Абдуллин 80 яшен билгеләп үтә

22 май 2017, 23:00

Тукай районының хезмәт каһарманы - Нигъмәтулла Абдуллин 80 яшен билгеләп үтә Нигъмәтулла Абдуллин әһәмиятле төзелеш объектларына җитәкчелек итте, прораб, баш инженер, төзелеш буенча рәис урынбасары кебек җаваплы эшләр башкарды.

(Тукай, 22 май,"Татар-информ", "Якты юл", Хәмит Мөхәммәтшин). Тукай районының хезмәт каһарманы - Нигъмәтулла Төхбәтулла улы Абдуллин 80 яшен билгеләп үтә, дип яза район газетасы.

Ветераннар белән очрашу вакытында район башлыгы Васил Хаҗиев кечкенә Казаклар авылының илебезгә ике мәһабәт каһарман егет үстереп бирүе белән горурлануын әйтте. Кемнәр икән алар? Берсе – Ватан сугышында зур батырлык күрсәтеп һәлак булган Советлар Союзы Герое Нурми Хәләф улы Шәрипов булса, икенчесе – илнең гигант төзелеше КамАЗда югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ия булган хезмәт каһарманы Нигъмәтулла Төхбәтулла улы Абдуллин. 25 майда аның 80 яшьлек олы юбилее.

Казаклар авылында үткән балачагын томан аша гына хәтеренә төшерә Нигъмәтулла. Дүрт яшь тирәсе булгандыр. Әтисе Төхбәтулла тимерче алачагыннан ярсып кайткан. «Колхозның хезмәткә юньле түләве дә юк, балаларны ачка тилмертеп булмас. Воткинскида хәрби завод салынасы, диләр. Шунда китәргә уйладым. Сезне кайтып алырмын», – дип хатынына кистереп әйтә. Шулай тәвәккәлләп язмышын сынарга юлга кузгала ата кеше. Оста куллы балта остасы, тимер эшенә дә һәвәс Төхбәтулла. Әлбәттә, яңа урында бик кирәкле һөнәр иясе була һәм тиздән гаиләсен дә алып килә.

Авыр сугыш елларында Төхбәтулла үзләре төзегән заводта көне-төне кораллар җитештерү эшендә була. Ишле гаиләдә өлкән ир бала буларак, Нигъмәтулла исә җиденче сыйныфны бетерүгә үк кирпеч заводына эшкә урнаша. Эссе мичтән чыккан әзер кирпечләрне машинага төяп озатканда ук күңелендә төзүче булу теләге уянгандыр.

Матур хыял дөньясына чумган бер мәлдә үсмер малайга бәхет елмая. Шәһәрдәге ФЗОга укырга яшьләрне җыялар. Биредә урта белемгә һәм балта остасы һөнәренә ия булып, әтисе эшли торган хәрби заводта матур гына эшләп китә. Яшьләр белән бергә машина төзелеше техникумының кичке бүлегендә белемен күтәрергә дә өлгерә. Җай чыккан саен туганнары янына, Казаклар авылына кайтып йөри. Бер кайтуында аулак өйдә Иске Дөреш авылы кызы Мәйсәрә белән таныша, тимерне кызуында сугып, чибәр кызыйны үзенә кәләшлеккә күндерә. Яшьләр тормыш корып, чит җирдә эшләп, яшәп ятканда, бөтен илне шаулатып, Нигъмәтулланың туган җирендә КамАЗ төзелеше башлана. Әлбәттә инде, һөнәрле, белемле ир-ат бу мөһим төзелештән читтә кала алмый. Мәйсәрә дә аның ниятен хуплый.

«Камгэсэнергострой» идарәсенең кадрлар бүлегендә документларын карап: «Төзелешкә бик тә кулай, әзер кеше икәнсез. Әлегә төп эшкә керешкәнче, төзүчеләргә яшәү өчен торак вагоннар урнаштыруда катнашырсыз, соңга таба чакырып алырбыз», – дип шәһәр читендә зур «Энтузиастлар» поселогын төзергә җибәрәләр. Шунда ук вагонда яшәп, балта остасы – бетончы булып төрле объектлар төзелешендә катнаша ул.

КамАЗ комплексы заводларын кору өчен яңа төзү оешмалары – «Металлургстрой» һәм «Автозаводстрой» идарәләре барлыкка килгәч, тәҗрибәле һәм абруйлы төзүче Нигъмәтулла Абдуллинны балта осталары – бетончылар, монтажчылар – гомумән, комплекслы бригада бригадиры итеп билгелиләр. Бу 1971 елның язы була. Коллективка бик күп яшьләр килә. Аларны эшкә өйрәтеп, Нигъмәтулла кою заводы нигезләрен төгәл хисаплап, ныклы итеп салуны төп максат итеп куя. Әмма төзелеш яхшы темп та сорый. Көрәк һәм тачка белән әллә ни майтарып булмый. Бригадир эш төренә карата яңа алымнар турында уйлана һәм гамәлгә ашыру өстендә эшли. Әйтик, корыч кою заводының түшәме белән түбә арасына түшәү өчен галәмәт күп бетон таләп ителә. Моңарчы төзүчеләр лебедка белән бетон салган савытны җирдән күтәртеп, тачкаларга бушатып, шактый арага илтеп салалар. Ничек кенә тырышсаң да, эш акрын бара. Бер-ике көн шулай азаплангач, «юк, болай булмый», дигән фикергә килә бригадир. Кирпеч заводына барып, иске вагонетка табып, сорап алып кайта. Аны төзәтеп, тимер юл сыман җайланма урнаштырып, идарәнең механика цехында әйләндереп салышлы яңа вагонеткалар ясатып эшкә куша. Бетонны шулар ярдәмендә тимер юлдан түбәнең теләсә кайсы урынына илтеп бушату белән бетончылар эшен бермә-бер тизләтә. Идарә башлыгы, Нигъмәтулланың эш өчен янып йөрүен күреп:

– Иҗади эшең өчен зур рәхмәт, КамАЗ төзелешендә чын батырлык үрнәге күрсәттең, – дип кулын кысып, ярышта җиңүче байрагын тапшыра. Бригадирның олы фоторәсеме «Камгэсэнергострой» идарәсе стендында лаеклы урынны ала. Аны төзүче-рационализатор дип тә атыйлар.

Түбән Кама ГЭСы, двигательләр ремонтлау заводы, терлекчелек комплекслары, торак йортлар төзүдә дә бригада якты сәхифәләр язды. Заманында коллективның «атналык эшне – дүрт көндә» дигән башлангычы төзелештә киң таралган иде. Эшне ике сменада башкарып, көнлек бурычны сыйфатлы үтәп бардылар. Хезмәттәшләре Таһир Кыямов, Шәйхенур Солтанов, Габделнур Хәмәтуллин, Ильяс Саттаров кебек осталарның тырышлыгын бүген дә ихтирам белән искә ала атаклы төзүче. Аларның күбесе хөкүмәтебез орден-медальләренә лаек булдылар. Ә бригадир Нигъмәтулла Абдуллин үзе КамАЗның беренче чиратын вакытында сафка тапшырганы өчен Ленин ордены белән бүләкләнде. Икенче чираты өчен – 1981 елда Хезмәт Герое исеменә лаек булды.

КамАЗ заводлары эшли башлаганнан соң, Нигъмәтулла шәһәр яны авыл зонасы төзелешләренә күчте. Күп кенә әһәмиятле төзелеш объектларына җитәкчелек итте, прораб, баш инженер, төзелеш буенча рәис урынбасары кебек җаваплы эшләрдә хезмәт куйды. Алабуга, Тукай районнарында күп кенә терлекчелек биналары, торак йортлар, социаль-мәдәни корылмалар төзелешендә катнашты. Муса Җәлил исемендәге хуҗалык җитәкчесе урынбасары чагында Кызыл Байрак авылында үз көче белән йорт салып, шунда төпләнеп, дистәләрчә ел гомер итә. Җәмәгате Мәйсәрә белән җиләк-җимеш, яшелчә үстерә, умартачылык белән шөгыльләнә, чишмәне карап тора. Бакчасына терәлеп торган урманда йөрергә ярата. Авылның, шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнаша. Бәхетен туган җирендә тапты ул, диелгән район хәбәрендә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10