ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Лениногорск музееның милли мәдәният секторы мөдиренә мактаулы исем бирелгән

22 май 2017, 09:13

Лениногорск музееның милли мәдәният секторы мөдиренә мактаулы исем бирелгән Аңа бүләкне муниципаль берәмлек аппараты җитәкчесе Наил Шәйхетдинов тапшырган.

(Лениногорск, 22 май, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музееның милли мәдәният секторы мөдире Фәһимә Минязевага, Президент Рөстәм Миңнехановның указы нигезендә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелгән, дип яза район газетасы.

Моңа ул күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен лаек булды, дип хәбәр ителә музей төркемендә. Аңа бүләкне муниципаль берәмлек аппараты җитәкчесе Наил Шәйхетдинов тапшырган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10