ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллыда чик сакчылары бәйрәме үтәчәк

20 май 2017, 02:00

Чаллыда чик сакчылары бәйрәме үтәчәк 28 майда илебез чиген саклаучылар үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

(Чаллы, 19 май, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). 28 майда илебез чиген саклаучылар үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан Чаллының “Ватан ана” мемориаль комплексы янында тантаналы чара була. “Яшүсмер” яшьләр үзәге 1нче пост һәм шәһәр башкарма комитет белән берлектә патриотик чара үткәрә, дип яза җирле басма.

Бәйрәмдә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Комсомол районы хакимияте башлыгы Александр Кислов, шәһәр ветераннар советы рәисе Рафик Имайкин, хәрби комиссар Рәшид Ильясов һәм башкаларның катнашуы көтелә. Мәртәбәле кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр һәм гөлләмәләр дә салачаклар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10