ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Хәвеф-хәтәр

Казан егетен социаль челтәрдәге экстремизм өчен хөкем иткәннәр

19 май 2017, 14:55

Суд Кочневны шартлы рәвештә сынау срогы белән ике елга ирегеннән мәхрүм иткән.

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). 20 яшьлек Ярослав Кочнев “Нәфрәт яки дошманлык хисен уяту, кеше абруен түбәнсетү” маддәсе буенча гаепле табылган, - дип хәбәр итте ТР өлкән прокурор ярдәмчесе Руслан Галиев.

Судта ачыкланганча, 2016 елның 24 гыйнварында Кочнев социаль челтәрдәге үз аккаунтында төркем, раса билгесе, милләт һәм дингә караш буенча дошманлык хисләре уята торган видеоролик урнаштыра. Видео астында тиешле аңлатма язуы да була. Әлеге роликны челтәрдә һәркем карый ала.

Үз гаебен Кочнев тулысынча таныган. Казан шәһәре Яңа Савин районы Прокуратурасы аңа карата булган дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд Кочневны шартлы рәвештә сынау срогы белән ике елга ирегеннән мәхрүм иткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10