ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Җәмгыять

Төркиядә Ататөрекне искә алу, Яшьләр һәм спорт көне билгеләп үтелә

19 май 2017, 14:02

Төркиядә Ататөрекне искә алу, Яшьләр һәм спорт көне билгеләп үтелә 1919 елның 19 маенда Мостафа Кемаль Ататөрек Самсун шәһәрендә Төркия яшьләре алдында чыгыш ясаган.

(Казан, 19май, "Татар-информ"). 19 майда Төркиядә Ататөрекне искә алу көне, Яшьләр һәм спорт бәйрәме билгеләп үтелә. 1919 елның 19 маенда Мостафа Кемаль Ататөрек Самсун шәһәрендә Төркия яшьләре алдында чыгыш ясап, Төркиянең бер өлешен басып алган хәрби көчләргә каршы мобилизация игълан иткән. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Аның әлеге чыгышы Төркиядәге милли-азатлык көрәшенә нигез салган. Ататөрек фикеренчә, Төркия азатлыгы өчен көрәштә төп көч яшьләр булырга тиеш. Соңрак 19 майда Төркиядә Яшьләр һәм спорт бәйрәмен билгеләп үтә башлаганнар.

Ататөрекне искә алу, Яшьләр һәм спорт көнен билгеләп үтү чаралары кысаларында, Төркия Республикасына нигез салучы Ататөрек мавзолеенда Төркиянең яшьләр һәм спорт министры Акиф Чагатай Кылыч һәм аны озатып йөрүче делегация булган.
Министр мавзолейга венок салган, шуннан соң бирегә килүчеләр бер минутлык тынлык белән Ататөрекне искә алганнар. Аннан Төркия дәүләт гимны яңгыраган.

Министр мавзолейның Истәлек китабында язу калдырган.
Истанбулда Таксим мәйданында Азәрбайҗан хәрбиләре катнашында бәйрәм тантанасы булган.
Бәйрәм бөтен Төркия күләмендә һәм чит илләрдәге дипломатик миссияләрдә дә оештырыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10