ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Спорт

"КАМАЗ-мастер" данын "Ефәк юлы" ралли-марафонына яңартылган узыш машинасы яклый

19 май 2017, 12:29

Бу хакта команда узышчысы Айрат Мәрдиев хәбәр итте.

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). "КАМАЗ-мастер" командасы данын "Ефәк юлы-2017" ралли марафонында яңа двигательле йөк машинасын яклаячак. Яңа двигатель "Дакар" таләпләре буенча эшләнелгән. Бу хакта "Р-Спорт"  агентлыгына команда узышчысы Айрат Мәрдиев җиткергән.

Белүебезчә, "Дакар" ярышларын оештыручылар яңа регламент кабул итте. Аның буенча двигатель сыешлыгы 13 литрдан артык булган йөк машиналары узышларга кертелми

"2019 елдан барлык узышчылар да шундый таләпләргә туры килгән машиналарда узышырга тиеш була. Яңа двигатель җитештерү буенча күптән эш алып барыла. Ниһаять, "Ефәк юлы"нда аны сынау мөмкинлеге туачак. Шулай ук безнең яңартылган двигательле "борынлы" машина да узышачак. Яңа двигатель шушы көннәрдә чыгарга тиеш. Ул стендта бик яшы күрсәткечләр белән сөендерде", – дигән Айрат Мәрдиев. 

"Ефәк юлы-2017" ралли-марафоны 7 июльдә Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан старт ала. Узышчыларга 14 этапны үтәргә туры килә. Финиш – 22 июльдә Кытайның Сиань шәһәрендә. "Ефәк юлы-2017" узышларында катнашучы автомобильләр Татарстан аша да үтәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10