ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Мәдәният

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры Оренбургта “Кунак сарае” фестивалендә катнаша

18 май 2017, 21:49

Коллектив фестивальдә А.Цагарелиның “Ханума” спектаклен күрсәтәчәк.

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының рус төркеме Оренбургка юл алды. Иртәгә алар “Кунак сарае” IX Халыкара Яшьләр һәм өлкәннәр өчен курчак театрлары фестивалендә А.Цагарелиның “Ханума” спектаклен күрсәтәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. Спектакль Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театры бинасында булачак, дип өсти театрның әдәби бүлек мөдире Дилия Шаязданова.

Спектакльне сәхнәгә Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Илдус Зиннуров һәм рәссам, “Алтын битлек” илкүләм театраль премия лауреаты Захар Давыдов Татарстан театр әһелләре берлеге ярдәме белән куйган иде.

Фестивальгә чакыру алганчы «Әкият» театры сайлап алу турлары узган. «Безнең өчен бу бик шатлыклы вакыйга. Без дөньяның башка коллективлары белән көч сынашабыз, аларның актерлары, режиссерлары белән тәҗрибә уртаклашачакбыз» ,- ди театрның директоры Роза Яппарова.

Фестивальдә Мәскәү, Пермь, Ереван, Магнитогорск, Израиль, Омск, һ.б. шәһәрләрдән театр коллективлары катнашачак. Фестиваль афишасында 11 спектакль. Фестиваль 18 – 21 май көннәрендә уза.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10