ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар дөньясы

Гүзәл Яхина романындагы Зөләйха Германиядә вакытлы матбугат героена әйләнгән

17 май 2017, 07:36

Россиядә "Зөлайха күзләрен ача" романы 2015 елда басылып чыккан һәм укучыларда зур кызыксыну уяткан иде.
(Казан, 17 мая, «Татар-информ»). Германиядә Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы немец теленә тәрҗемә итеп бастырылган. Германия, Швейцария, Австриядә китап үз укучыларын тапты һәм аңа яхшы бәя бирелә, дип язган Deutsche Welle.
 
Җирле газеталарның берсе Frankfurter Rundschau, мәсәлән, әлеге романга болайрак бәя биргән: "Гүзәл Яхина вакыйгаларны хисле, җанлы һәм тарихи төгәллек белән тасвирлый. Бу китап, һичшиксез, укылырга лаеклы".
 
Ә Швейцариянең Neue Zurcher Zeitung басмасы Россия язучысының тәүге эшен "әдәби гүзәл әсәр", дип бәяли.
 
Россиядә Гүзәл Яхинаның әлеге романы 2015 елда бастырылды һәм укучыларда зур кызыксыну уяткан иде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10