ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чүпрәле «Сөмбелә»се яңа үрләр яулый

16 май 2017, 00:00

Чүпрәле «Сөмбелә»се яңа үрләр яулый Биектау районы Шәпше мәдәният йортында Республика күләмендә оештырылган фестивальдә 21 районның сәнгать сөюче төркемнәр катнашты.

(Чүпрәле, 16 май, "Татар-информ", "Туган як"). Халкыбызның онытылып барган мәдәни җәүһәрләрен барлаучы "Түгәрәк уен" фестивале фольклорчы төркемнәрне янәдән бер "түгәрәккә " җыйды. 13 май көнне Биектау районы Шәпше мәдәният йортында Республика күләмендә оештырылган фестивальдә 21 районның сәнгать сөюче төркемнәр катнашты, дип яза җирле басма.

Әлеге чарада Чүпрәле районы Габдулла Рахимкулов исемендәге Иске Шәйморза мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сөмбелә" фольклор ансамбле әби-бабаларыбыздан калган уен йолаларны сәхнәләштереп икенче дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10