ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Казанда Идел буе төбәкләренең иминлек мәсьәләсе буенча киңәшмә узачак

15 май 2017, 16:55

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Иртәгә, 16 майда, Казанда Россия Иминлек Советы сәркатибе Николай Патрушев һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашында уртак киңәшмә булачак.

Киңәшмә барышында, Идел буе округына караган төбәк башлыклары һәм федераль идарә вәкилләре белән берлектә, террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү,  канунсыз миграциягә каршы көрәш мәсьәләләре хакында фикер алышыначак.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10