ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Ун яшькә җиткән балалар ураза тотарга тиеш – Алмаз хәзрәт Сафин

15 май 2017, 15:13

Ун яшькә җиткән балалар ураза тотарга тиеш – Алмаз хәзрәт Сафин Дин әһеле, кеше дингә яшьтән килергә тиеш, дип саный.

(Казан, 15 май,«Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Бала балигъ яшькә җитсә генә аңа Рамазан аенда ураза тоту фарыз була. Кеше балигъ яшькә төрлечә җитә. Бу аның организм эшчәнлегенә бәйле, диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин.

Ураза 27 майда башлана, беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 26 майда укылачак.

«Балигъ булмаган балага ураза тоту фарыз түгел. Мөхәмәмд пәйгамбәр әйтте: “Өч кешенең кылган гамәлләре гамәл дәфтәренә язылмый: акылсыз кешенең гамәле акылына килгәнче, йоклаучы кешенең йокысыннан уянганчы һәм сабый баланың балигъ яшенә җиткәнче” (Әбү Давыд). Бала балигъ яшькә җитсә генә аңа Рамазан аенда ураза тоту фарыз була. Кеше балигъ яшькә төрлечә җитә. Бу аның организм эшчәнлегенә бәйле. Гадәттә кыз балалар 13-14, ә ир балалар 14-15 яшьтә балигъ була. Шуңа да карамастан, ата-аналар, кечкенәдән ияләнсеннәр дип, ун яшькә җиткән балаларына ураза тоттырырга тиешләр. Бу хакта намаз турында әйтелгән хәдистә язылган. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Җиде яшьлек балаларыгызга намаз укырга кушыгыз. Әгәр дә ун яшьтә дә укымасалар аларга сугыгыз һәм бер ятакта бергә йоклатмагыз” (Әбү Давыд хәдисләр җыентыгы). Бу очракта бала мөмкинлегенә карап ураза тота. Әгәр дә үзен начар хис итсә, уразасын боза, әгәр дә үзен яхшы хис итсә уразасын дәвам итә», – ди Алмаз хәзрәт Сафин.

Алмаз хәзрәт Сафинның уразага бәйле башка фикерләрен intertat.ru электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10