ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Тукай районында шикәр чөгендерен соңгы гектарларда чәчәләр

14 май 2017, 23:00 , Фото: Александр Эшкинин

Тукай районында шикәр чөгендерен  соңгы гектарларда чәчәләр Пландагы 3,5 мең гектар мәйданның 3,2 мең гектарында шикәр чөгендере чәчелгән.

(Тукай, 14 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Бүгенге көндә район буенча язгы чәчү 54 процентка башкарылган. 31,2 мең гектар мәйданда язгы бөртекле культуралар чәчелгән, дип яза район газетасы.

Пландагы 3,5 мең гектар мәйданның 3,2 мең гектарында шикәр чөгендере чәчелгән. Бу шикәр чөгендерен чәчү тәмамлануга бара дигән сүз. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта да чәчү оешкан төстә бара. Бүгенге көндә хуҗалык басуларында борчак, солы, арпа чәчелгән. Шушы көннәрдә бодай чәчүгә керешергә ниятлиләр. Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин хәбәр итүенчә, кырда 23 трактор һәм 6 чәчү комплексы эшли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10