ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Соңгы тавык яндырып бетерелгәнче, "Лаеш" кошчылык комплексында постлар эшләячәк – М.Вәлиев

14 май 2017, 11:14

Соңгы тавык яндырып бетерелгәнче, 447,8 мең баштан артык кошны яндырып бетергәч тә, комплекска 4 айга якын тавык кертергә ярамый.

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Алёна Низамова). "Лаеш" кошчылык комплексында тавыкларны яндыру юлы белән юкка чыгару дәвам ителәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең «Республика ветеринария лабораториясе» директоры Марс Вәлиев «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы корреспондентына белдерде.

Марс Вәлиев әйтүенчә, соңгы тавык яндырылып беткәнче, комплекста постлар эшләячәк.

«Аннан 21 көн дәвамында карантин чаралары узачак. Соңгы тавык яндырылганнан соң, механик чистарту, дезинфекция чаралары үткәрелә», – дип белдерде ул. Идарә җитәкчесе сүзләренә караганда, карантин беткәч тә, кошчылык комплексында тагын өч ай чикләүләр булачак. Бары тик шуннан соң гына анда яңа тавыклар алып кайтырга рөхсәт ителә.  

Искәртеп үтик, "Лаеш" кошчылык комплексында кош гриппы ачыкланды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10