ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Аксубайда - Иминлек атнасы

14 май 2017, 06:00

Аксубайда - Иминлек атнасы Юл хәрәкәтендә катнашучыларны Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, тәртипкә һәм бер-беребезгә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга өндиләр.

(Аксубай, 14 май, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). 8-14 майга кадәр Аксубайда Дүртенче Глобаль юл хәрәкәте иминлеге атнасы үтә, дип яза район газетасы.

Ул илебездә иң төп бәйрәм – Җиңү көне алдыннан ачылган иде.

– Безнең бабаларыбыз илебез тынычлыгы, якты киләчәк өчен гомерләрен биргәннәр, һәм без хәзерге имин тормышта юлларда кешеләрнең һәлак булуына юл куярга тиеш түгел, бабаларыбызга рәхмәтле булып, шатланып яшәү безнең изге бурычыбыз, – дип билгеләп үтте Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, тәртипкә һәм бер-беребезгә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга чакырам.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10