ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәүдә шагыйрь Әхмәт Саттарның иҗат кичәсе узачак

13 май 2017, 10:05

Мәскәүдә шагыйрь Әхмәт Саттарның иҗат кичәсе узачак Иҗади кичә кысаларында шагыйрьнең "Робагыйлар" дигән яңа китабын тәкъдим итү була.

(Мәскәү, 13 май, "Татар-информ", Александр Долгов). 15 майда Мәскәүнең Милләтләр йортында шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Саттарның юбилей кичәсе узачак. Юбилей кысаларында шагыйрьнең  "Робагыйлар" дигән яңа  китабын тәкъдим итү булыр, дип көтелә.

Мәскәүнең татар шагыйре, Россия әдәбияты Академиясе әгъзасы, М.Ломоносов һәм Һ.Такташ исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Әхмәт Саттарның юбилее Мәскәү Хөкүмәте, Мәскәүнең "Туган тел" татар мәдәнияте җәмгыяте һәм Россия әдәбияты Академиясе ярдәме белән уздырыла.

Оештыручылар әйтүенчә, Мәскәүдәге татар шигърияте бәйрәмендә Татарстан каләм әһелләре Шаһинур Мостафин һәм Рашат Низами катнашачак. Шулай ук танылган шәхесләрдән Ренат Ибраһимов, Наилә Фатехова, Эмиль Җәләлетдинов, Рамил Курамшин, Сәйяр Хәбибуллин һәм татарның башка билгеле вәкилләре чыгыш ясаячак.

Әхмәт Саттар 1935 елның 17 октябрендә Түбән Новгород өлкәсенә карарган Сергач районы Кочко-Пожарки авылда туа. 1959-1972 елларда Мәскәү Кремленең беркетмәләр хезмәтендә эшли, шул исәптән баш метрдотель вазифасын да башкара. СССР җитәкчеләре Никита Хрущев һәм Леонид Брежневка хезмәт куя.

1971 елда Мәскәү дәүләт педагогика институтының (МГПИ) филология факультетын тәмамлый, шулай ук СССР журналистлар берлеге каршында эшләп килүче ике еллык журналистика осталыгы университетын да тәмамлый.

Әхмәт Саттар шигырьләре 1963 елдан бастырыла башлый. Ул көнчыгыш шигъриятенең мөстәкыйль жанры булган робагыйлар яза. Күп кенә шигъри җыентыкларын рус һәм татар телләрендә иҗат итә.

Соңгы елларда Ә.Саттар әсәрләре Мәскәү, Түбән Новгород, Уфа һәм Казанның күп кенә әдәби газеталарында, журналларында, китапларда һәм альманахларында басылып чыккан. 2013 елда ул Мәскәү Язучылар оешмасы оештырган иҗади конкурста “Поэзия” номинациясе буенча җиңүче булып табылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10