ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Балалы гаиләләр ана капиталыннан активрак файдалана башлаган

12 май 2017, 08:48

Балалы гаиләләр ана капиталыннан активрак файдалана башлаган 2017 елның I кварталында акчалардан 14,6 %ка күбрәк сертификат иясе файдаланган.

(Казан, 12 май, "Татар-информ") 2017 елның гыйнвар-мартында ана капиталы акчаларыннан 22,47 меңгә күбрәк гайлә файдаланган. Бу, 2016 елның I кварталы белән чагыштырганда, 14,6%ка күбрәк. Бу хакта Россия Хисап палатасына сылтама ясап, "Известия" газетасы яза.

Ведомство мәгълүматлары буенча, гомумән алганда, ана капиталы акчаларыннан 2017 елның апреленә 4,798 млн балалы гаилә кулланган, бу сертификат алучыларның 61,6%.

Ана капиталы икенче яки аннан соңгы балаларын табучыларга яки балалыкка алучыларга бирелә. Аның күләме 453 026 сум тәшкил итә.

Ана капиталы акчалары торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга, ананың пенсиясенә өстәмәгә, һәм инвалид баланы дәвалауга тотыла ала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10