ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Зәй районы юлларында “Тоннель” операциясе үткәрү дәвам итә

12 май 2017, 03:00

Зәй районы юлларында “Тоннель” операциясе үткәрү дәвам итә Ул юлларда төрле хокук бозуларны булдырмау максатын үз эченә ала.

(Зәй, 12 май, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Эгъләмова).  Зәй районы юлларында “Тоннель” операциясе үткәрү дәвам итә. Ул юлларда төрле хокук бозуларны булдырмау максатын үз эченә ала, дип яза район газетасы.

Автоинспекторлар постлары төрле урыннарда эшли, алар һәр транспорт чарасын туктатып тикшерү, күзәтү эшләре алып бара. Операция кысаларында машина йөртүчеләргә беркетмәләр төзү, кайбер автомобильләрне штраф стоянкага озату булып тора.

“Мондый чаралар үткәрү нәтиҗәсез калмый, бер хокук бозып тотылгач, машина йөртүче икенче кат аннан сакланырга тырыша, ә бу исә юлларда имин йөрүгә китерә”, - ди ЮХИДИның юл-патруль сагы командиры Рөстәм Биктаһиров.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10