ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

9 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

9 май 2017, 21:00

9 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар 9 май – Бөек Җиңү көне. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Татарстанның да һәр почмагында бәйрәм чаралары гөрләде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Җиңү көне белән котлады/Җиңүчеләр буыны вәкилләренә һәм аларның варисларына иминлек, тынычлык, исәнлек-саулык телим, диелә Президент котлавында.

Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Мәңгелек ут каршына чәчәкләр салды/Чарада Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты.

Татарстан Премьер-министры Казанның Арча зиратында хәрбиләрнең каберләренә чәчәкләр салды/Татарстан гимны яңгыраган вакытта күккә ак күгәрченнәр күтәрелде.

Фәрит Мөхәммәтшин: Балалар һәм оныклар сугыш хакындагы дөреслекне дөньяга ишеттерергә тиеш/Татарстан Дәүләт Советы рәисеАрхангел зиратында чәчәкләр салды.

Владимир Путин: Илебез халкын коллыкка төшерергә сәләтле көч юк, булмады һәм булмаячак та/"Җиңүнең зур, алыштыргысыз корбаннар бәрабәренә яулануын онытмаска тиеш", – диде Президент.

Советлар Союзы герое Борис Кузнецов: Бөек Җиңү - иң әһәмиятле бәйрәм/Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында Советлар союзы герое да катнаша.

Казанның Җиңү паркында халык Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтә/Биредә концерт номерлары да, балаларга уен-күңел ачу чаралары да күпләп оештырылган.

Рөстәм Миңнеханов "Үлемсез полк"та атасы ягыннан абыйсы фотографиясен тотып узды/Татарстан Президенты әтисе ягыннан абыйсы - Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улы - фотографиясен тотып барды.

Татарстанда Җиңү Көне ничек узды - фоторепортаж/"Татар-информ" Җиңү Көнен бәйрәм итү чараларыннан фотографияләр тәкъдим итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10