ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗедә ретро автомобильләр Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантанада катнашты

9 май 2017, 18:00

Әгерҗедә ретро автомобильләр Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантанада катнашты Район башлыгы Валерий Макаров та ретро автомобильләрне карады, тарихка гына кереп баручы бу тимер атларга соклануын белдерде.

(Әгерҗе, 9 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). "АвтоРетроКлуб ГАЗ-21 “Волга" Татарстан Республикасы автосөючеләр иҗтимагый оешмасы 9 Май бәйрәме алдыннан Казан – Теләче – Әгерҗе маршруты буенча автойөреш оештырды. Кичә ретро автомобильләр Әгерҗегә килделәр. Бүген алар Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантанада катнаштылар, дип яза район газетасы. 

Автомобильләр иртәнге сәгатьләрдә үк Әгерҗенең үзәк мәйданына тезелде. Алар арасында "АвтоРетроКлуб“ның Әгерҗедәге вәкилләре дә бар иде. Рафаэль Җиһангәрәев 1963 елгы “Волга“сы, Рәис Гадыршин 1964 елгы ГАЗ-21 автомобильләре белән чыкканнар.

– Әлеге клуб әгъзалары белән кайларда гына булмадык без?! Казанда күп тапкыр Җиңү парадында катнашкан бар. Кырымга да сәяхәт иттек. Аларның Татарстанның төньягында урнашкан Әгерҗегә килүләренә бик сөендек, – ди Рафаэль әфәнде.

Әгерҗелеләр арасында узган гасырда иң популяр автомобиль булган “Москвич“та Раил Муллахмәтов, 47 “яшьлек“ “Опель“дә Алексей Лакеев та бар иде. Ә менә Николай Нелюбин Иж-Ю-2, Иж-8, Иж-49 мотоциклларын алып чыккан.

– Бу мотоцикллар инде тарихка гына кереп калды, – диде ул.

Бала-чага, өлкәннәр – һәммәсе алар янында фотосурәткә төшәргә ашыкты.

– Без барлыгы 15 машина һәм бер мотоцикл алып килгән идек. Биредә менә күпме дуслар безгә кушылды. Җиңү парадында катнашып, яу кырында башларын салган батырлар хөрмәтенә чәчәкләр салуыбызга горурланабыз, – диде әлеге автойөреш өчен җаваплы вәкил Азат Ваһапов.

Район башлыгы Валерий Макаров та ретро автомобильләрне карады, тарихка гына кереп баручы бу тимер атларга соклануын белдерде, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10