ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Сыңар канатлы гаиләләрне дә онытмаска кирәк – Роберт Миңнуллин

9 май 2017, 13:24

Сыңар канатлы гаиләләрне дә онытмаска кирәк – Роберт Миңнуллин "Пар канатлар" радиотапшыруының эфирга чыга башлавына 30 ел.

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар гаиләсе булса гына татар яшәячәк. Татар гаиләләре турында сөйләү – татар язмышы турында сөйләү ул. Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды рәисе, халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин “Пар канатлар” тапшыруы радио эфирына чыга башлавының 30 еллыгына багышланган кичәдә шундый фикер җиткерде.

“Татарстан” радиосының – 90, “Пар канатлар”ның – 30, Бөтендөнья татар конгрессының – 35 һәм Бөтенроссия Татар гаиләсе фондының 10 еллыгын үз эченә алган юбилей кичәсе кичә Г.Камал театры залында үтте. Кичәнең зур кунаклары – хатыны Луиза ханым белән бергә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иде. Юбилей кичәсендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, Татарстан телерадиокомпаниясе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов һәм Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды рәисе, җәмәгать эшлеклесе, халык шагыйре Роберт Миңнуллин да катнашты.

Роберт Миңнуллин үз чыгышында татар радиосының татар тормышында тоткан урыны турында сөйләде, “Пар канатлар”ның радионың дәрәҗәсен күтәрә торган, халыкка иң якын тапшыру икәнен, шуңа озын гомерле тапшыру булуын ассызыклады.

“Ләкин гаиләләр пар канатлардан гына тормый, сыңар канатлы гаиләләр дә җитәрлек, алар турында да онытмаска кирәк”, – диде Роберт Миңнуллин.

Әнкәйләргә гимн булырлык җырлары белән танылган шагыйрьнең әнисенә багышланган “Сыңар канат” дигән шигыре гаилә йөген бер ялгызы тарткан әниләргә мәдхия булып яңгырады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10