ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Владимир Путин: Илебез халкын коллыкка төшерергә сәләтле көч юк, булмады һәм булмаячак та

9 май 2017, 11:26

Владимир Путин: Илебез халкын коллыкка төшерергә сәләтле көч юк, булмады һәм булмаячак та Без җиңүнең зур, алыштыргысыз корбаннар бәрабәренә яулануын, сугышның миллионлаган кеше гомерен өзүен онытмаска тиеш", – диде Президент.
(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Халыкларның икегә бүленүе Икенче бөтендөнья сугышын булдырмый калырга комачаулады, дип саный Россия Президенты Владимир Путин.
 
«Әлеге коточкыч фаҗигане, барыннан да элек, раса өстенлеге җинаятьчел идеологиясенә ирек кую, әйдәп баручы илләрнең икегә бүленүе аркасында туктатып калып булмады. Бу исә нацистларга башка халыкларның язмышын хәл итү хокукына ия булырга, иң аяусыз, канкойгыч сугыш башлап җибәрергә, Европаның барлык илләрен дә диярлек коллыкка төшерергә, һәлакәткә илтә торган максатларына хезмәт иттерергә мөмкинлек бирде», – дип белдерде дәүләт башлыгы Мәскәүдә Җиңү парадында ясаган чыгышында.
 
Шул ук вакытта Владимир Путин илебез халкын коллыкка төшерергә сәләтле көч юк, ул булмады һәм булмаячак та дип ассызыклады.
 
"Безнең халыкны буйсындырырлык көч юк, булмады һәм булмаячак. Без җиңүнең зур, алыштыргысыз корбаннар бәрабәренә яулануын, сугышның миллионлаган кеше гомерен өзүен онытмаска тиеш", – диде Президент.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10