ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Лениногорскида сугыш ветераны Михаил Новиков укучылар белән очрашты

9 май 2017, 08:09

Лениногорскида сугыш ветераны Михаил Новиков укучылар белән очрашты Укучылар ветераныбызны басып алкышларга күмде һәм чын күңелдән бүгенге тормышыбызның тынычлыгы өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

(Лениногорск, 9 май, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорскиның Никахлашу сараенда сугыш ветераны Михаил Новиков укучылар белән очрашты, дип яза район газетасы.

Очрашу барышында укучылар бүгенге тормыш өчен нинди зур эш эшләнелгәнлеген аңладылар. Бер минутлык тынлык белән шул елларның авырлыгын кичкән ватандашларыбыз искә алынды. Ул минутта һәрберсе бабаларыбызның бүгенге көннең шундый якты булуына бәяләп булмаслык зур өлеш керткәнлеген аңлый иде. Укучылар ветераныбызны басып алкышларга күмде һәм чын күңелдән бүгенге тормышыбызның тынычлыгы өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, барысына да исәнлек-саулык һәм тыныч тормыш телибез, дип хәбәр иттеләр ЗАГС бүлегеннән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10