ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Аксубайда “Китапханәдә – эңгер-меңгер чак“ чарасы үтте

8 май 2017, 03:00

Аксубайда “Китапханәдә – эңгер-меңгер чак“ чарасы үтте Быелгы “эңгер-меңгер“ темасы – “Экология елы“.

(Аксубай, 8 май, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Аксубайның үзәк китапханәсендә ел саен үткәрелә торган, балалар да, олылар да яратып катнашкан “Китапханәдә – эңгер-меңгер чак“ чарасы үтте, дип яза район газетасы.

Быелгы “эңгер-меңгер“ темасы – “Экология елы“. “Китаплар йортына“ кергән һәркем табигать кочагына узды. “7 төсле чәчәк“ эко-туры урман аланына сәяхәткә рөхсәт алудан башланды. “Урманда үзеңне ничек тотарга“ темасы сорауларына дөрес җавап биргәннән соң гына аланга үтү рөхсәт ителде. Юлда “Алан“ авылы очрады, “Табигать бүләкләре“ мастер-классында һәр катнашучы канатлы дуслар, су астында яшәүчеләр белән очрашты, атаклы рәссам-пейзажистларның “картиналар галереясе“ндә булды, һәм һәр тукталышта табигать турында белемнәр мөһим урынны алып торды. “Үләннәр белән дәвалаучы“да катнашучылар хуш истән кечкенә капчыкларда булган үләннәрнең исемнәрен атадылар. “Табигать бүләкләре“, “Иҗат фантазиясе“ мастер-классларында, “Чәчәкләр – безнең дуслар“, “Эко-спектакль“, “Музыкаль эко-тукталыш“ интерактив уеннарында һәм башка этапларда балалар һәм олылар үзләре өчен күп яңа мәгълүмат ачтылар. “7 төсле чәчәк“ эко-турын үтү нәтиҗәсе – татлы призлар. Призлар өстәле янындагы чират “сәяхәт“нең уңышлы булуын дәлилләде. “Эңгер-меңгер“дә китапханә хезмәткәрләренең төс-кыяфәтләре дә үзгәрде – алар әдәбият геройларына әверелделәр. Ә “эко-система“ белән Җир-Ана – Үзәк китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева “идарә итте“. Үзәк китапханәдә бу кичне 150дән артык кеше булды. Китап укырга яратучылар гаиләләре белән килделәр хәтта.

– Без бу чарада ел саен катнашабыз, – дип сөйли күп бала анасы Валентина. – Балалар рәхәтләнеп уйныйлар, башваткыч этапларны үтәләр. Мин дә аларга кушылам. Кызык, мавыктыргыч.

“Китапханәдә – эңгер-меңгер чак“та район башлыгы Камил Гилманов та катнашты. Ул да экологик турны узды, кичә катнашучылары һәм оештыручылар белән аралашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10