ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Сергей Семак: Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен гол кертергә кирәк

7 май 2017, 19:53 , Фото: rubin-kazan.ru

Сергей Семак: Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен гол кертергә кирәк "Уфа" командасы баш тренеры үз уенчыларының гол кертү мөмкинлекләре тудырып та, уңышка ирешә алмавын билгеләп үтте.

(Казан, 7 май, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Уфа" командасы баш тренеры Сергей Семак "Рубин"га каршы уеннан соң (2:1) матбугат конференциясендә матчка бәя бирде.

"Авыр уен булды, көндәш команда уенчылары стандарт туп тибүләр башкарганда үз капкабыз янында начар уйнадык. Ә калган вакытта тырыштык, гол керттек, тагын да кертерлек мизгелләр тудырдык. Икенче таймда уен җебен үз кулыбызга алырга тырыштык, мизгелләр тудырдык. Ләкин тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен гол кертергә һәм керттермәскә дә кирәк. Без шуңа ирешә алмадык. Уенга анализ ясап, алдагы матчка әзерләнәчәкбез", – диде Сергей Семак.

Исегезгә төшерәбез, "Рубин" бүген "Казан Арена"да "Уфа" командасын отты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10