ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Синоптиклар Татарстанда җил көчәячәк дип кисәтә
Башкортстанның “Мирас” җыр һәм бию ансамбле Франциядән гастрольләрдән кайтты
Татарстанда юл һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе аягын сындырган
Тукай районында яшәүче кыз керәшен җырларын иң яхшы башкаручы булып танылды
Татарстаннан читтә белем алучы студентлар Казанга форумга җыела

Җәмгыять, Төп яңалыклар

6 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

6 май 2017, 21:00

6 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Татарстан Президенты Рәшит Кәлимуллинны бүләкләде, авылларда язгы кыр эшләре дәвам итә, синоптиклар һава торышының бозылуы турында кисәтә.

Рөстәм Миңнеханов композитор Рәшит Кәлимуллинга дәүләт бүләге тапшырды/Президент композиторны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләде.

Рөстәм Миңнеханов "Үлемсез полк" акциясендә ирексезләп катнаштыруга каршы булуын белдерде/Кешеләрнең акциягә үз теләкләре белән кушылачагына ышанам, сугыш һәр гаиләгә кагылды, якыннарын алды, дип белдерде Президент.

Татарстан Президенты Тәтеш районында язгы кыр эшләренең барышыннан канәгать калды/Рөстәм Миңнеханов бүген Югары Ослан, Апас һәм Тәтеш районы кырларында булды.

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Җиңүгә үз өлешен кертте/Казанның Горький паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә митинг узды.

Бельгия татарлары Сабан туе уздырды/Ватандашлар бәйрәмендә Татарстан артистлары да чыгыш ясады.

Кабер ташының нинди зурлыкта булырга тиешлеген Мәрҗани язып калдырган – Ильяс Җиһаншин/Аерылып торсын дигән максат белән бизәлгән бик зур ташлар кую килешеп бетми.

Казанда Җиңү парады репетициясе узды/Репетиция вакытында Меңьеллык мәйданда хәрәкәт туктатылып торды.

Читләргә кино төшертеп тә оятка калдык, Казанны үз язучыбыз язарга тиеш – Рабит Батулла/Сүз төрле ил һәм шәһәр язучыларына төп герое Казан булган әсәрләр яздыру турында бара.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышының бозылуы турында кисәтә/Республикада җилнең тизлеге секундына 20 метрга җитеп көчәергә мөмкин.

Динияр Билалетдинов: Бу җәйдә "Рубин"нан тәгаен китәчәкмен/Казан командасы тренерлар штабы 32 яшьлек татар футболчысын бу сезонда бер тапкыр да уенга чыгармады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10