ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстан Президенты Тәтеш районында язгы кыр эшләренең барышыннан канәгать калды

6 май 2017, 17:11

Татарстан Президенты Тәтеш районында язгы кыр эшләренең барышыннан канәгать калды Рөстәм Миңнеханов бүген Югары Ослан, Апас һәм Тәтеш районы кырларында булды.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Тәтеш районында булды. Аларның районга сәфәренең максаты – язгы кыр эшләре белән танышу иде, дип яза районның "Авангард" газетасы.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов озата йөрүендә алар "Нур", «Яна юл», "Новая Заря", "Маяк", "Колос", "Авангард" хуҗалыгы басу-кырларында булган. Бүген әлеге хуҗалыклар бөртекле сабан культуралары, көнбагыш һәм шикәр чөгендере чәчү белән мәшгуль. Районда бүген 23 чәчү комплексы һәм 21 чәчү агрегаты эшли, дип яза район матбугаты.

Татарстан Президенты райондагы кыр эшләренең барышыннан канәгать калган, игенчеләргә уңышлар теләгән."Авыл хуҗалыгы тармагы буенча районга кисәтү белдереп булмый. Монда 15 майга чәчү төгәлләнергә тиеш", – дигән Президент.
 
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Югары Ослан, Апас һәм Тәтеш районы кырларында булды.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10