ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышының бозылуы турында кисәтә

6 май 2017, 16:34

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышының бозылуы турында кисәтә Республикада җилнең тизлеге секундына 20 метрга җитеп көчәергә мөмкин.

(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышының бозылу ихтималы турына кисәтү таратты.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда төнлә һәм 7 майда көндез республикада һәм Казанда көнбатыш, төньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына – 15-20, Казанда 18 метрга кадәр җитәчәк.

Һава торышы көйсезләнгән вакытта урамда булганда саклану урыннарын дөрес сайларга, транспорт белән идарә иткәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк, ли коткаручылар.

Татарстанда урыны белән яңгырлар көтелә, һава температурасы төнлә – +2..+7, көндез +5..+10 градус җылы булачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10