ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Бельгия татарлары Сабан туе уздырды

6 май 2017, 16:57

Бельгия татарлары Сабан туе уздырды Ватандашлар бәйрәмендә Татарстан артистлары да чыгыш ясады.

(Брюссель, 6 май, “Татар-информ”, Лилия Шмитц). Бельгия татарлары традицион Сабан туе бәйрәмен уздырды. Быел ул Брюсселнең Petit Bois du Canada паркында узды. Бельгия халкыннан тыш бәйрәмгә күрше Германия һәм Нидерланд татарлары да килгән иде.

Халык Сабан туендагы барлык уеннарда бик теләп катнашты һәм бәйрәм күңелле үтте. Бәйрәмдә катнашучыларны төрле ризыклардан бай милли кухня: кайнар өчпочмаклар, баллы чәк-чәк, татлы табында чәй каршы алды һәм ул өлкәннәргә тарихи ватаннарын искә төшерде. Түбәтәй һәм калфак формасындагы тортлар Бельгия Сабан туеның тәмле, матур десерты булды.

Сабантуйда Бельгия татарлары өчен Татарстан мәдәни коллективлары чыгыш ясады. Татарстан җыр һәм бию ансамблле солисты Рамил Миннегалиев, “Сәйдәш” театры артистлары Евгений Никитин, Рафаэль Мөстәков, Лилия Смирнова, Эльза Абаева чыгышлары милләтебез сәнгатенә горурлык һәм соклану уятты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10