ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Җиңүгә үз өлешен кертте

6 май 2017, 15:06 , Фото: Рамиль Гали

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Җиңүгә үз өлешен кертте Казанның Горький паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә митинг узды.

(Казан, 6 май, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген Казанда Мәңгелек ут янында Билгесез солдат һәйкәленә Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясы активистлары һәм 20ләп чит ил студентлары чәчәкләр салды. Бөек Җиңүнең 72 еллык бәйрәме кысаларындаг уздырылган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе , Татарстан халыклары Ассамблеясы советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

“Бүген без дошманны җиңү өчен фронтта һәм тылда хезмәт куйган якыннарыбызны, якташларыбызны искә алабыз. Өч көннән бөтен ил буйлап Җиңү көнен билгеләп үтәчәкбез. Яшьләр буыннан-буынга әлеге тарихи вакыйга турындагы дөреслекне тапшыра килә. Барыгызны да әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәм", – диде Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы митингта. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Татарстаннан фронтка 700 мең кеше китүен җиткерде. Аларның 350 меңе, яки һәр икенчесе яу кырлырында ятып калган. Сугыш елларында республика халкы техника, сугышка кирәк-ярак, кием-салым җитештергән.

“200 меңләп Татарстан халкы сугыштан орден-медальләр белән әйләнеп кайтты. Хәзер инде аларның саны да кимеп бара, кадер-хөрмәт күрсәтик ветераннарыбызга” – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Митингның рәсми өлешеннән соң бәйрәм чарасында төрле телләрдә Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр яңгырады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10