ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Дмитрий Медведев композитор Рәшит Кәлимуллинны 60 яшьлек юбилее белән котлады

6 май 2017, 14:33 , Фото: Ильнар Тухбатов

Дмитрий Медведев композитор Рәшит Кәлимуллинны 60 яшьлек юбилее белән котлады Премьер-министр Россия халык артистының композиторлар берлеге рәисе башлыгы буларак уңышлы башкарган эшен югары бәяләде.

(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия композиторлар берлеге рәисе, Россия халык артисты, Дәүләт премиясе лауреаты Рәшит Кәлимуллинны 60 яшьлек юбилее белән котлады. Бу хакта Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә, дип җиткерә ТААС.

"Сез төрле жанрларда – опера һәм симфониядән алып, камера-инструменталь һәм вокал әсәрләренә кадәр иҗат итәсез. Сезнең хисле һәм поэтик рухлы сочинениеләргә аерым интонация хас, анда заманча музыка һәм фольклор мотивлар бергә яраклаша. Алар концерт һәм фестивальләрне бизи, танылган артисталар һәм оркестрлар башкара, халык ярата", – диелгән котлау телеграммасында.

Дмитрий Медведев шулай ук Рәшит  Кәлимуллинның композиторлар берлеге рәисе башлыгы буларак уңышлы башкарган эшен дә югары бәяләде. Премьер, аерым алганда, "Рус һәм татар музыкасы җәүһәрләре", "Европа - Азия" һәм "Азия - Европа" фестивальләре мәдәни проектларын үрнәк мисал итеп китерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10